Инглиз теле
2 яшьтән алып 3 яшькә кадәр һәм 4 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге төркемнәргә балалар җыябыз.
Хәзерге тормышта ингиз телен белүнең кирәклеген аңламаган бер кеше дә юктыр. Сабый балалар яңа информацияне җиңел генә кабул итәргә сәләтлеләр.. Шуның өчен алар чит телләрне шактый җиңел үзләштерәләр, баш миенә яңалыкны бернинди каршылыксыз сеңдерә баралар.
Дәресләр тулысынча инглиз телендә алып барыла. Балалар тел дөньясына чумалар, сүзлек байлыгын арттыру белән бергә, фразалар белән сөйләшергә, чит сөйләмгә җавап бирергә өйрәнәләр.
Без балаларның психик танып-белү процессларын үстерүгә (фикерләүне, хәтерне, игътибарны, сөйләмне), логиканы, вак моториканы, сөйләмне үстерүгә, хәтерне, күзаллауны активлаштыруга, танып-белү ихтыяҗларын, коммуникабельлелекне, соиаль һәм эмоциональ интеллектны, дөньяга карашны актуальләштерүгә юнәлдерелгән уен формасындагы программа эшләдек.
Балалар үз яшьләренә карата кызык булган “Гаилә”, “Уенчыклар”, “Транспорт”, “Хайваннар” һәм башка темаларга яңа сүзләр белән танышалар.
Дәресләрдә укытуның төрле методлары (тел дөньясына чуму, коммуникатив), аутентик уку әсбаплары, кечкенә яшьтәге инглиз балаларын өйрәтү өчен кулланыла торган методикалар, Монтессори педагогикасыннан элементлар, авторлык эшкәртмәләре кулланыла.
Балалар телне төрле хәрәкәтчән уеннар, җырлар, биюләр, ярышлар, бәйгеләр, серле кунаклар, видеоматериаллар, заманча интерактив техника ярдәмендә өйрәнәләр. Америка һәм Британиядәге милли фольклор үрнәкләре (тизәйткечләр, санамышлар, җырлар, уеннар, әкиятләр) уңышлы кулланыла.
Дәресләр рольле уеннар, карточкалар белән уйнау, туп белән уйнау, уенчыклар белән уйнауның төрле вариантлары, хәрәкәт уеннары, фольклор уеннары формасында алып барыла..
Төп принцип – телне үзләштерү өчен табигый һәм психологик яктан уңайлы шартлар тудыру. Балаларга дәресләрдә иҗади якын килеп укыту кулланыла, ягъни ирешелергә тиешле ачык дәрес планы һәм максатлары булуга карамастан, барыбер бала артыннан “барабыз”.
Дәресләр атнага ике тапкыр 50 шәр минут үткәрелә. 8 кешедән артмаган төркемнәр һәр балага индивидуаль якын килү мөмкинлек бирә. Алар башлап өйрәнүчеләр һәм дәвам итүче төркемнәргә бүленә.
—————————
Английский язык
Проводим набор в группы детей с 2 до 3 лет и с 4 до 6 лет.
Ни для кого не секрет, что английский язык необходим в современной жизни. Маленькие дети очень восприимчивы к новой информации, поэтому довольно легко усваивают иностранный язык, буквально впитывают его в себя как «губка».
Занятия проводятся полностью на английском языке. Дети погружаются в языковую среду, учатся не только обогащать словарный запас, но и говорить фразами, реагировать на иностранную речь.
Мы разработали игровую программу, направленную на развития познавательных психических процессов (мышления, памяти, внимания, речи), развитие логики, мелкой моторики, речи, активизацию памяти, воображения, актуализацию познавательной потребности, коммуникабельности, социального и эмоциального интеллекта, общего кругозора.
Дети знакомятся с лексикой по темам, интересным для данного возраста: «Семья», «Игрушки», «Транспорт», «Животные» и т.п. На занятиях используются различные методы обучения (полное погружение в языковую среду, коммуникативный метод), аутентичные учебные пособия и материалы; методики, используемые для раннего обучения англоязычных детей, элементы педагогики Монтессори, собственные авторские разработки.
Дети изучают язык при помощи подвижных игр, песен, танцев, считалочек, соревнований, забавных конкурсов, загадочных гостей, увлекательных видеоматериалов, интерактивной техники. Используется традиционный британский и американский фольклор (скороговорки, считалки, песни, игры, сказки).
Занятия проходят в игровой форме, куда включаются ролевые игры, игры с карточками, игры с мячом, различные вариации с игрушками, подвижные игры, фольклорные игры.
Главный принцип – создание благоприятных условий для максимально естественного и психологически комфортного изучения языка. На занятиях используется творческий подход, то есть при имеющемся чётком плане урока и целях, которые надо достичь, всё равно «идём» за ребёнком.
Занятия проводятся 2 раза в неделю по 50 минут. Небольшие группы до 8 человек позволяют найти индивидуальный подход к каждому ребёнку. Есть деления групп на начинающих и продолжающих.
