Тәүфыйклы балачак

Әлеге төркемгә 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр балалар йөри. Дәресләрдә сабыйлар әти-әниләреннән башка шөгыльләнә. Алар интерактив чаралардан актив куллана: хәреф, сан, җәнлек, үсемлек, транспортлар турында мәгълүмат ала; мөстәкыйль рәвештә төсләр аерырга, буяу, пластилин, балчык белән эшләргә өйрәнә. Балаларның кызыксынучанлыгы, әйләнә-тирәгә эстетик карашлары үсә. Дәресләр баланың сөйләм телен үстерүгә, аның төрле сәләтен ачуга юнәлдерелгән. Халык авыз иҗатыннан табышмак, такмаза, тизәйткечләрне истә калдырырга, әкиятләрне карап яки тыңлап, эчтәлеген аңларга, төп геройлар турында сөйләргә өйрәнәләр.

Дәресләрдә татарча Зайцев кубикларын кабатлау, сузык һәм тартык авазларны искә төшерү, нечкә һәм калын сузыкларны аеру, сүз һәм җөмләләр төзү, уку күздә тотыла. “Тәүфыйклы балачак” төркемендә сабыйларыгыз кызыклы һәм кирәкле белем иленә чумып, файдалы гыйлем өсти, үз фикерен әдәби телдә ачык һәм аңлаешлы итеп белдерергә өйрәнә.

Материаллар балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерләнә. Дәрес 50 минут дәвам итә.