Бишектән үстерү

Сезнең сабыегыз хискә бирелүчән эмоциональ, тәэсирләнүчән, үзен чолгап алган тирәлектәге барлык яңалыкларны кабул итәргә генә тора. Без “Әни белән бергә” дип аталучы төркемләп үткәрелә торган укуларның сезнең сабыегыз өчен сөйләм, координация, вак һәм гомуми моторика, сенсорлы кабул итү, танып белү активлыгы, иҗади башлангычлар, коммуникатив, ритмны тоемлау, музыкаль ишетү сәләтләренең үсешенә ярдәм итүче уңай тойгылар һәм кызыклы тәэсирләр чыганагы булуын телибез. Шул максаттан, дәресләребездә туган телебезнең искиткеч гүзәл байлыгын: такмакларын, бармак уеннарын, фольклор җырларын, әкиятләрен уңышлы гына  кулланабыз. Укыту-тәрбия процессында күптөрле методикалар (М.Монтессори, Н.Зайцев, Э.Глушкова, Г.Доман һ.б.), заманча чаралар (интерактив такта), мавыктыргыч материаллар белән эшлибез. Дәресләрнең дәвамлылыгы 45 минутны тәшкил итә. Сабыйлар эшчәнлеге укуларның башыннан азагына кадәр уеннар белән үрелеп бара.  Укуларның төп бурычы – баланың гармонияле үсешен тәэмин итү, анда дөньяга карата ышанычлы, шатлыклы караш формалаштыру, бала белән ана арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту!

6 ай — 1 яшь.
 

“Нәниләр” төркеме

6 айдан алып бер яшькә кадәр булган балалар белән алып барылучы кызыклы һәм үстерешле укулар М.Лазарев, Е.Железнова, М.Монтессори һ.б. методикаларның элементларын үзләренә алган хәлдә, музыкаль нигезгә корылалар. Музыкаль-ритмик дәресләрдә балалар ишетү, тактиль сәләтләрен баеталар. Ә бу бик мөһим, чөнки музыка һәм төрле тоемлаулар баш миенең ике ярымшарын да үстерү үзлегенә ия. Укуларга шулай ук уенлы гимнастика һәм массаж, кул һәм бармаклар белән уеннар, җырлар, такмак һәм такмазалар, гади уеннар, иҗади тукталышлар (бармак буяулары белән буяу, ком белән, ярмалар белән уйнау уеннары, пластилин, камыр, табигый материаллар белән танышу) керә. Дәресләребез күптөрле методикалар (М.Монтессори, Н.Зайцев, Э.Глушкова, Г.Доман һ.б.), заманча чаралар (интерактив такта), мавыктыргыч материаллар белән эшләүгә корылган. Дәрес 45 минут бара. Шул вакыт аралыгында, әниләр физик күнегүләрне күңелле уеннарга әйләндерүче, фикерләү, хәтер, күз алдына китерү, хәрәкәтләрне координацияләү кебек сәләтләрне үстерүгә булышучы бишек җырлары, тормышның төрле очракларына караучы образлы тапкыр сүзләр белән танышу мөмкинлеге алалар. Бу күнегүләр шулай ук яңа гына бала табучы әниләргә үз формаларын тәртипкә китерүгә дә юнәлтелгән, чөнки алар биредә төрле физик күнегүләрне балаларын күтәргән килеш башкаралар! Әлеге чараларның барысы да бик мавыктыргыч, кызыклы, файдалы һәм , әлбәттә инде, дуслык һәм мәхәббәткә корылган атмосферада үтәчәк!

 1 — 3 яшь

“Сабыйлар” төркеме

Әниләр (әтиләр, әбиләр, бабайлар) белән бер яшьтән алып өч яшькә кадәр булган балалар белән алып барылучы дәресләр алдагы укуларның гармонияле дәвамы булып торалар. Ләкин инде биредә информатив эчтәлек күпкә байрак була. Бу төркемнәрдәге балалар интерактив чаралар кулланалар, хәрефләр, цифралар, җәнлекләр, үсемлекләр, транспорт белән танышалар, мөстәкыйль рәвештә төсләр аерырга, буяулар, пластилин, балчык белән эш йөртергә өйрәнәләр. Балаларның кызыксынучанлыклары, әйләнә-тирәгә эстетик карашлары үсә. Педагоглар күп төрле мәгълүм методикалардан (М.Монтессори, С.Лупан, М.Ибука, Никитиннар, Г.Доман, Н.Зайцев) файдаланалар, шулай ук үзләренең авторлык дәресләрен һәм презентацияләрен булдырып, укыту һәм тәрбия процессында уңышлы кулланалар. Шулай ук  туган телебезнең искиткеч гүзәл байлыгы: такмаклар, бармак уеннары, фольклор җырлары, әкиятләре сабыйларга бирелә. Бу төркемдәге балалар өчен дәрес 50 минут бара.