Сезнең сабыегыз хискә бирелүчән эмоциональ, тәэсирләнүчән, үзен чолгап алган тирәлектәге барлык яңалыкларны кабул итәргә генә тора. Без “Әни белән бергә” дип аталучы төркемләп үткәрелә торган укуларның сезнең сабыегыз өчен сөйләм, координация, вак һәм гомуми моторика, сенсорлы кабул итү, танып белү активлыгы, иҗади башлангычлар, коммуникатив, ритмны тоемлау, музыкаль ишетү сәләтләренең үсешенә ярдәм итүче уңай тойгылар һәм кызыклы тәэсирләр чыганагы булуын телибез. Сабыйлар эшчәнлеге укуларның башыннан азагына кадәр уеннар белән үрелеп бара. Укуларның төп бурычы – баланың гармонияле үсешен тәэмин итү, анда дөньяга карата ышанычлы, шатлыклы караш формалаштыру, бала белән ана арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту!
1. 3ай — 1 яшь.
3 айдан алып бер яшькә кадәр булган балалар белән алып барылучы кызыклы һәм үстерешле укулар М.Лазарев, Е.Железнова, М.Монтессори, “Йомшак мәктәп” һ.б. методикаларның элементларын үзләренә алган хәлдә, музыкаль нигезгә корылалар. Музыкаль-ритмик дәресләрдә балалар ишетү, тактиль сәләтләрен баеталар. Ә бу бик мөһим, чөнки музыка һәм төрле тоемлаулар баш миенең ике ярымшарын да үстерү үзлегенә ия. Укуларга шулай ук уенлы гимнастика һәм массаж, кул һәм бармаклар белән уеннар, җырлар, такмак һәм такмазалар, гади уеннар, иҗади тукталышлар (бармак буяулары белән буяу, ком белән, ярмалар белән уйнау уеннары, пластилин, камыр, табигый материаллар белән танышу) керә. Әниләр физик күнегүләрне күңелле уеннарга әйләндерүче, фикерләү, хәтер, күз алдына китерү, хәрәкәтләрне координацияләү кебек сәләтләрне үстерүгә булышучы бишек җырлары, тормышның төрле очракларына караучы образлы тапкыр сүзләр белән танышу мөмкинлеге алалар. Бу күнегүләр шулай ук яңа гына бала табучы әниләргә үз формаларын тәртипкә китерүгә дә юнәлтелгән, чөнки алар биредә төрле физик күнегүләрне балаларын күтәргән килеш башкаралар! Әлеге чараларның барысы да бик мавыктыргыч, кызыклы, файдалы һәм , әлбәттә инде, дуслык һәм мәхәббәткә корылган атмосферада үтәчәк!
2. Әниләр (әтиләр, әбиләр, бабайлар) белән бер яшьтән алып өч яшькә кадәр булган балалар белән алып барылучы дәресләр алдагы укуларның гармонияле дәвамы булып торалар. Ләкин инде биредә информатив эчтәлек күпкә байрак була. Бу төркемнәрдәге балалар интерактив чаралар кулланалар, хәрефләр, цифралар, җәнлекләр, үсемлекләр, транспорт белән танышалар, мөстәкыйль рәвештә төсләр аерырга, буяулар, пластилин, балчык белән эш йөртергә өйрәнәләр. Балаларның кызыксынучанлыклары, әйләнә-тирәгә эстетик карашлары үсә. Педагоглар күп төрле мәгълүм методикалардан (М.Монтессори, С.Лупан, М.Ибука, Никитиннар, Г.Догман, Н.Зайцев) файдаланалар, шулай ук үзләренең авторлык дәресләрен һәм презентацияләрен булдырып, укыту һәм тәрбия процессында уңышлы кулланалар. Уку бүлмәсендәге дәресләрдән соң төркем фитнес-залга күчә һәм ярты сәгать дәвамында “Йомшак мәктәп” методикасы буенча башка педагог белән шөгыльләнә. Монда төп игътибар әни (әти, әби, бабай) белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрне төрледән-төрле физик күнегүләр аша ныгытуга юнәлдерелә! Барлык чаралар да гаҗәп күңелле, якты, җылы! Болардан соң барысы да – балалар да, әти-әниләр дә — искитмәле дәрәҗәдә “йомшаралар”! Сез килегез, үзегез дә күрерсез!
