Среда, 16 Декабрь 2015 06:54

Остазларыбыз белемнәрен арттыра

12-16 декабрь көннәрендә "Сабыйлар" балалар үзәгенең "Бишектән үстерү" дәресләре остазы Гөлфия апа, клуб тәрбиячеләре Миләүшә һәм Люция апаларыбыз Яр Чаллы шәһәрендә  педагоглар өчен махсус семинарга юл тотты. Семинарның алып баручысы- Кешелеклелек (гуманлы) педагогикага нигез салучы, бетмәс энергияле һәм чын мәгънәсендә рухландыручы Педагог- Шалва Амонашвили һәм аның улы, аның идеяләрен дәвам итүче Паата Амонашвили. Аларның балаларга тәрбия һәм белем бирү фәлсәфәсе безнең үзәгебезнең фәлсәфәсенә бик тә якын.  

 

 

Белешмә:

Шалва Александр улы Амонашвили 1931 елның 8 мартында Тбилиси шәһәрендә дөньяга килә.

Тбилиси дәүләт университетының Көнчыгышны өйрәнү факультетын тәмамлаган. Педагогик хезмәтен 1952 елда әйдаман буларак башлаган. 1960 елда педагогика буенча кандидатлык, 1972 елда психология фәне буенча докторлык диссертациясен яклый.

Кешелеклелек педагогикасына нигез салучы.  1988 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Мәскәү педагогик университетының кешелеклелек педагогикасы лабораториясен җитәкли. Үзенең идеяләрен педагоглар, студентларга гына түгел, ә әти-әниләр өчен оештырылучы семинарларда да җиткерә. Бик күп фәнни хезмәтләр һәм китаплар авторы. 

 

Кешелеклелек педагогикасы һәм аларның эшчәнлеге хакында тулырак: amonashvili.com