“Сәлам, дустым!” җыры балаларның дуслашуы, аралашуы, берләшүе турында.
Иң әүвәл укытучы апа сабыйлар белән зур түгәрәк ясый, һәр бала бер-берсенең кулыннан тота һәм әйлән-бәйлән йөри башлый. Бу күнегү балалар белән араны ныгытуга юнәлдерелгән.
Куллар-куллар тотыштык,
Дуслар-дуслар дуслаштык.
Без биредә очраштык,
Дус булырга уйлаштык.
Җырның кушымтасында сабыйлар, туктап, бер-берсенә сәлам бирәләр.
Сәлам, дустым, сиңа да!
Сәлам, дустым, сиңа да!
Әйдә, бергә берләшеп,
Әйлән-бәйлән уйнарга.
Һәм инде икенче куплетта балалар, яңадан бер-берсенә тотынып, әйлән-бәйлән уйныйлар, әйләнәләр.
Әйлән-бәйлән әйләнсен,
Дуслык безне бәйләсен.
Яхшылык һәм матурлык
Безнең белән әйләнсен.
“Крокодил” җырын балалар бик яратып башкара. Анда төрле хәрәкәтчел күнегүләр ясала, җыр басып җырлана.
Ямь-яшел бер крокодил
(крокодил авызын ачкан кебек, куллар белән ачу, ябу хәрәкәтләре ясала)
Су буенда йөргән, ди (2 тапкыр)
(аяклар белән йөрү, бер урында атлау)
Чәбәк-чәбәк чәп иткән
(кул чабу)
Тыпыр-тыпыр тып иткән
(аяклар белән тыпырдау)
Йөри-йөри ул арган
(кул белән арган кыяфәт ясау)
Һәм суга чумган! Бух!
(суга чумган кебек, ике кулны күтәреп сикерү) Бух!
“Үрмәкүч” җырын массаж формасын кулланып җырларга мөмкин. Иң беренче баланы корсагы белән каплап, йөзтүбән мендәргә яткырырга.
Үрә-үрә үрмәли (баланың аркасыннан бармакларны җәеп, үрмәкүч йөргән кебек баскалау хәрәкәтләрен ясау)
Ятмә тозак үрәм, ди.(шулай ук бармакларны йөгертү)
Бөҗәкләрне ятмәгә
Хәзер эләктерәм, ди.
Яңгыр ява башлады, (бармаклар белән җиңелчә суккалау хәрәкәтен ясау)
Үрмәкүч җиргә төште. (шулай ук җиңелчә суккалау)
Агачка менеп киткәч,
Җем итеп балкый кояш. (бөтен гәүдәне сыпыру)
Сабыйлар бармак уеннарын, җырларын бик яратып кабул итәләр. Бармак исемнәрен җыр аша өйрәнергә мөмкин. “Синең өен кайда?” җырында, бармакларның исемнәрен әйтеп, аларны өйгә кертәбез.
Синең өең кайда? Исемең ничек? (баш бармакны сыпыру)
Мин баш бармак, өем монда.(баш бармакны бөгү, йодрыкка кертү)
Синең өең кайда? Исемең ничек? (имән бармакны сыпыру)
Мин имән бармак, өем монда (имән бармакны бөгү, йодрыкка кертү)
Синең өең кайда? Исемең ничек? (урта бармакны сыпыру)
Мин урта бармак, өем монда. (урта бармакны бөгү, йодрыкка кертү)
Синең өең кайда? Исемең ничек? (былбылбикәне сыпыру)
Мин былбылбикә, өем монда. (былбылбикәне бөгү, йодрыкка кертү)
Синең өең кайда? Исемең ничек? (кечтеки бармакны сыпыру)
Мин кечтеки бармак, өем монда. (кечтеки бармакны бөгү, йодрыкка кертү)
Әлеге кушымта ике тапкыр кабатлана, башта сабыйлар белән уң кулдагы бармакларны, соңрак сул кулдагы бармакларны өйгә кертәбез.
“Бал кортлары” җырын җырлар алдыннан, укытучы сабыйларны әзерли, кызыксындыра. Без хәзер карурманга барабыз, җиләкләр җыябыз, саф һава сулыйбыз. Ә, бәлки, безгә төрле бөҗәкләр дә очрар...
Урманда кечтеки өй бар, (ике кулны күтәреп, өй түбәсе ясыйбыз, бу безнең кечтеки өй була)
Хуҗалары кем соң икән? (бу вакытта җилкәләрне селкетәбез)
Хәзер мин барырмын (чүгәләп яки атлап бару)
Өйләрен дә карармын (башны як-якка борып, карау хәрәкәтләрен ясау)
Тик бал-бал-бал-бал кортлары (баш бармак белән имән бармакны тоташтырып, кул белән түгәрәк ясау)
Миңа шулчак җырлады (бызылдау, тавыш чыгару)
Быз-быз-быз
Килмә безгә, чагабыз! (балалар белән уйнап, бал корты чагу хәрәкәтен ясау).
“Туп” җырын резинадан эшләнгән, кабартылган, йомшак, массаж ясаучы туплар кулланып җырларга мөмкин. Җырда сабый тупны тотып, сикертеп, очыртып карый ала.
1. Кара, балам, туп
Сикерә, көлә
Аның синең белән
Уйныйсы килә (резинадан эшләнгән, кабартылган тупны очырту)
Кушымта :
Ул очты, ул очты
Синең башыңа кунды ( 2 тап.) (тупны баланың башына тидерү)
2. Кара, балам, туп
Сикерә, көлә.
Аның синең белән
Уйныйсы килә. (тупны очырту)
Кушымта:
Ул очты, ул очты
hәм борыныңа кунды ( 2 тап.) (тупны баланың борынына тидерү)
3. Кара, балам, туп
Сикерә, көлә.
Аның синең белән
Уйныйсы килә. (тупны очырту)
Кушымта:
Ул очты, ул очты
hәм корсагыңа кунды ( 2 тап.) (тупны баланың корсагына тидерү)
4. Кара, балам, туп
Сикерә, көлә.
Аның синең белән
Уйныйсы килә. (тупны очырту)
Кушымта:
Ул очты, ул очты,
аякларыңа кунды ( 2 тап.) (тупны баланың аякларына тидерү)
Уйнады, уйнады,
Аннары “Шап!” шартлады. (балалар белән барлык тупларны җыеп кую)
Җәй җитү белән, без туган авылларга кунакка кайтабыз. Анда безне яратып, сагынып кадерле дәү әни, дәү әтиләребез көтеп ала, төрле күчтәнәчләр әзерли. Авылда рәхәтләнеп ял итәбез, йорт хайваннарын, йорт кошларын күзәтәбез. “Чебиләр” җыры да нәкъ менә шул туган авылдагы кояшлы, матур, истәлекле көннәр турында...
Җырдагы сүзләргә карап, төрле хәрәкәтләр ясыйбыз. Башта чебиләрне саклыйбыз, аннары саныйбыз, кул хәрәкәтләре белән ашаганнарын күрсәтәбез.
Дәү әнием кушты миңа (кул белән һәр бала үзенә ишарә итә, үзен күрсәтә)
Чебиләрне сакларга. (чеби рәсемен күрсәтергә мөмкин)
1,2,3,4,5,6 чеби, чебиләр чыга. (чебиләрне, ягъни балаларны бармак белән төртеп санау)
Чик-чик-чик чияк (сул кулның уч төбен ачып, уң кул белән сул кулның уч төбен чеметү, ашату хәрәкәте ясау)
Безгә, безгә җим кирәк.
Берсе юаш, берсе батыр, өченчесе бөтерчек (балаларга бармак белән күрсәтү, сыйфатларын санау)
Теге җитез, бусы зирәк,
Алтынчысы әтәч күк.
Карга мазар алмасын, дип (ике кул белән кош очу хәрәкәтен ясау)
Алмасын дип, тилгәннәр (имән бармак белән янау хәрәкәтен күрсәтү)
Әнә йомшак-йомшакларым
Тагын миңа, килгәннәр.(кочышу)
Гадәттә, сабыйлар белән сан өйрәнгәндә, утырып, рәсемнәрне кат-кат санап, аерым бер санны атау күздә тотыла. Ә менә “10 эт” җырында без саннар турында җырлыйбыз.
1эт, 2эт, 3эт, 4эт, 5эт,6эт, 7эт, 8эт, 9эт, 10эт чыкты
(кулны йодрыклыйбыз, йодрык эчендәге бармакларны бер-бер артлы, саный-саный чыгарабыз)
10эт, 9эт, 8эт, 7эт, 6эт,5эт, 4эт, 3эт, 2эт, 1эт чыкты
(яңадан бармакларны кирегә бөгеп, ике зур йодрык ясыйбыз)
Бер эт тә юк урамда
(җилкәләрне сикертеп, як-якка карыйбыз, этләр качканга аптырыйбыз).
Әлеге җырны физкультминутка барышында кулланырга мөмкин. Балалар уенчыклар белән утырып уйныйлар, аралар. “Сабыйлар” җырында йөреп алалар, төрле хәрәкәтләр ясыйлар.
Урамга чыкты безнең сабыйлар (балалар йөри, йөгерә):
Аларның берсе йокыга китте (куллар белән йоклау хәрәкәтен күрсәтү):
Ул менә шундый бәләкәй әле (кул ярдәмендә кечкенә булуны күрсәтү):
Шулай ук , идәнгә төрле массаж келәмнәр җәеп, алар өстеннән атлап йөрергә дә була.
Балаларга кунакка йорт хайваннары килә, алар кычкыра да беләләр. “Дусларым” җырын җырлаганда, йорт хайваннары төшкән рәсемнәрне кулланырга мөмкин, шулай ук кечкенәрәк балаларга йомшак уенчыклар күрсәтергә була.
Мин дусларымны яратам (песи рәсемен күрсәтү)
Җәнлекләремне ашатам (песигә ризык бирү хәрәкәте)
Песи “ Мяу” , ди.(мияу, дип кычкыру)
Мин дусларымны яратам (эт рәсемен күрсәтү)
Җәнлекләремне ашатам (эткә ризык бирү хәрәкәте)
Этем “ау-ау”, песи “мяу” ди. ( ау-ау, мияу, дип кычкыру)
Мин дусларымны яратам (сыер рәсемен күрсәтү)
Җәнлекләремне ашатам (сыерга ризык бирү хәрәкәте)
Сыер “му - му”, этем “ау-ау”, песи “мяу” ди. (му- му, ау-ау, мияу, дип кычкыру)
Мин дусларымны яратам (кәҗә рәсемен күрсәтү)
Җәнлекләремне ашатам (кәҗәгә ризык бирү хәрәкәте)
Кәҗә “мә - мә”,сыер “му - му”, этем “ау-ау”, песи “мяу” ди. (мә-мә, му-му, ау-ау, мияу, дип кычкыру)
Мин дусларымны яратам (әтәч рәсемен күрсәтү)
Җәнлекләремне ашатам (әтәчкә ризык бирү хәрәкәте)
Әтәч “кикрикүк”, кәҗә “мә - мә”, сыер “му - му”, этем
“ау-ау”, песи “мяу” ди. (кикрикүк, мә-мә, му- му, ау-ау, мияу, дип кычкыру)
Бөҗәкләрне һәр бала ярата, ә менә алар турында җырны ничек башкарырга? Мәсәлән, чебен турында. Башта, җырны җырлар алдыннан, сабыйларга уенчык бөҗәкләрне күрсәтәбез. Укытучы – чебен, ә балалар аны куалар. “Кит, чебен” җырын шаяру, куу формасында күрсәтеп җырларга мөмкин.
Кит, чебен, очып кит (кулны болгарга)
Тимә миңа, йоклыйм бит.
Кушымта: Очам, очам, очам
Очам иртән, кичен
Оча-оча-оча,
Бетә бөтен көчем!
“Жираф” җырында кунакка жираф, фил, песи, зебра килә.
Җырны тәпи йөри торган сабыйлар өчен һәм әле мөкәйли башлаган сабыйлар өчен, балаларны мендәрләргә яткырып, массаж формасында башкарырга мөмкин. Җыр күңелле башкарыла, балалар җыр аша тән әгъзалары белән таныша.
Жирафның бөтен җирендә таплары, таплары (2 тапкыр)
(бармаклар белән тәндәге тапларны күрсәтү, әкрен генә суккалау)
Маңгайда, колакта, борында, муенда, терсәкләрдә һәм корсакта, бармак очларында (бармаклар белән маңгай, колак, борын, муен, терсәк, корсак, бармак очларын төртеп күрсәтү)
Филләрнең бөтен җирендә сырлары, сырлары (2 тапкыр)
(бармаклар белән тәндәге сырларны күрсәтү, бармаклар белән сыр ясау )
Маңгайда, колакта, борында, муенда, терсәкләрдә һәм корсакта, бармак очларында (бармаклар белән маңгай, колак, борын, муен, терсәк, корсак, бармак очларын төртеп күрсәтү)
Песинең бөтен җирендә йоннары, йоннары (2 тапкыр)
(бармаклар белән тәндәге йоннарны күрсәтү, әкрен генә сыпыру )
Маңгайда, колакта, борында, муенда, терсәкләрдә һәм корсакта, бармак очларында (бармаклар белән маңгай, колак, борын, муен, терсәк, корсак, бармак очларын төртеп күрсәтү)
Зебраның бөтен җирендә сызыклар, сызыклар (2 тапкыр)
(бармаклар белән тән буенча сызыклар күрсәтү, әкрен генә сызыклар ясау)
Маңгайда, колакта, борында, муенда, терсәкләрдә һәм корсакта, бармак очларында (бармаклар белән маңгай, колак, борын, муен, терсәк, корсак, бармак очларын төртеп күрсәтү)
“Краб” җыры диңгез ярын искә төшерә торган җыр. Күктә кояш балкый, җылы җил битләрне иркәли, кошлар сайрый, якында гына төрле хайваннар йөри...
Җыр утырып җырлана, кул белән төрле хәрәкәтләр ясала.
Җил исә, исә, исә (җил искәндәгедәй, ике кулны өскә күтәреп, як-якка селкетү)
Агачларны селкетә (2 тапкыр)
Диңгез яры буенда (ике кулны җәеп, диңгез ярын күрсәтү)
Кыслалар утыра (2 тапкыр) (ике кулдагы бармакларны җәеп, бармак очларын идәннән йөртү, йөгертү)
Күктә акчарлак оча (ике кулны өскә күтәреп, бер кул өстенә икенчесен куеп, селкетү, очу хәрәкәтен ясау)
Балыкны чумып йота (2 тапкыр) (тиз генә бармакларны бер-берсенә тоташтырып, бармак очларын аска каратып, суга чуму хәрәкәтен ясау)
Тирән елга төбендә (ике кулны җәю)
Крокодил йоклап ята (2 тапкыр) (ике кулны яткырып, ачу һәм ябу хәрәкәтен ясау)
Биек пальма төбендә (куллар белән туры сызык ясау)
Кәлтәләр шуыша (2 тапкыр) (ике кулны бер-берсе белән тоташтырып, дулкын кебек селкетү)
“Тычкан” җырын җырлар алдыннан, сабыйлар янына кунакка килгән идән асты кошы – тычкан килү турында хәбәр итәбез. Җырны ике төрле башкарырга мөмкин. Беренчесендә утырып, тәпи йөри торган сабыйлар өчен.
Тычкан үрмәли өскә (бармаклар билдән өскә үрмәләтү хәрәкәтен күрсәтү),
Вакытны дип, белергә
Кинәт сәгать суга бом (ике кулны өскә күтәрү һәм бер тапкыр кул чабу хәрәкәтен ясау)
Тычкан тәгәрәп китә (киредән бармаклар аска таба төшә)
Җырның әлеге куплеты өч такыр кабатлана, ләкин әлеге юл гына үзгәрә
Икенче тапкыр җырлаганда:
Кинәт сәгать суга бом - бом (ике кулны өскә күтәреп ике тапкыр кул чабу хәрәкәтен ясау)
Өченче тапкыр җырлаганда:
Кинәт сәгать суга бом - бом – бом(ике кулны өскә күтәреп өч тапкыр кул чабу хәрәкәтен ясау)
Һәм икенчесе, массаж формасында, әле мөкәйли башлаган сабыйлар өчен. Җырны башкару өчен фитбол кирәк. Башта баланы фитболга утыртабыз, сикертеп алабыз, туп белән таныштырабыз.
Тычкан үрмәли өскә (баланы фитболга утыртып, фитболны алга һәм артка таба тәгәрәтәбез),
Вакытны дип, белергә
Кинәт сәгать суга бом (фитболны туктатып, баланы бер тапкыр сикертеп алабыз)
Тычкан тәгәрәп китә (яңадан фитболны алга һәм артка тәгәрәтәбез)
Җырның әлеге куплеты өч такыр кабатлана, ләкин әлеге юл гына үзгәрә
Икенче тапкыр җырлаганда:
Кинәт сәгать суга бом - бом (фитболны туктатып, баланы ике тапкыр сикертеп алабыз)
Өченче тапкыр җырлаганда:
Кинәт сәгать суга бом - бом – бом (фитболны туктатып, баланы өч тапкыр сикертеп алабыз)
“Тыңла әле, балам” җырын башкарыр өчен төрле музыкаль инструментлар кирәк. Кыңгыраулар (погремушка) һәм барабаннар. Җырның сүзләрен тыңлыйбыз һәм хәрәкәтләр ясыйбыз. Әлеге җыр ишетү, көй, тавыш чыгару сәләтләрен үстерә.
Дең-дең-дең-дең кыңгырау (3 тапкыр) (кулга кыңгыраулар алабыз һәм селкетәбез, тавыш чыгарабыз)
Дең, тыңла әле балам.
Бам-бам-бам барабан (3 тапкыр) (кулга барабаннар алабыз һәм уйныйбыз, сугабыз )
Бам, тыңла әле балам.
Чәп-чәп чәбәк кул чабабыз (5 тапкыр) (кул чабабыз)
“Урманда бер өй күрдек” җырын башкарыр алдыннан, бүген сабыйлар белән зур сәяхәткә – урманга бару турында әйтергә кирәк. Урман сукмагыннан үтәбез, урман чишмәсеннән су эчәбез, кошлар тавышын тыңлыйбыз, урман җәнлекләрен күзлибез. Киттек сәяхәткә...
Урманда бер өй күрдек (сабыйлар белән аяк очларына басып йөрү, тыңлау хәрәкәтләрен ясау; уенчык өй табу, күрсәтү)
Тәрәзәдә ут күрдек (өйнең тәрәзәләрен күрсәтү)
Ишеккә таба килдек (өйгә якынрак килү, атлау, бер урында тыпырдау)
Шакыдык тук-тук, итеп (өйгә шаку)
Кемдер ачып карады
- Һау, диде, кире япты (уенчык этне күрсәтү, “һау” әйтү)
Ныграк шакыдык ишек, тук-тук-тук итеп (ишеккә шаку яисә өстәл өстенә шаку)
Кемдер ачып карады
- Бә-ә, диде, кире япты (уенчык сарыкны чыгару)
Ныграк шакыдык ишекне, тук-тук-тук, итеп (ишеккә шаку)
Кемдер ачып карады
- Муу, диде кире япты (уенчык сыерны чыгару)
- Ныграк шакыдык ишек тук-тук-тук, итеп (ишеккә шаку)
- Кемдер ачып карады
- Мяу, диде кире япты (уенчык песине чыгару)
Безнең йокыбыз килде, (ике кул белән ару халәтен күрсәтү)
Шакыма, җитәр инде (имән бармак белән янау, ярамый дигәнне аңлату).
“Кар бөртеге” җыры кыш аенда җырлана. Ясалма кар бөртекләре ясап, кар атышып җырларга мөмкин.
Салкын, саф һава
Йомшак кар ява
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Кушымта:
Кар бөртегем, йолдызым,
Кун әле кулга.
Кар бөртегем, йолдызым,
Ял ит син шунда.
Балалар белән озак итеп укыгач, биегәч, җырлагач саубуллашырга да вакыт җитә. “Сау бул, нәнием” җырында без саубуллашабыз.
“Сәлам, дустым” җырындагы кебек зур, матур түгәрәк ясыйбыз, кулларыбызны тотабыз һәм, тагын күрешербез дип, сау бул әйтәбез, җырлыйбыз.
Бәләкәчем, сабыем,
Бик тырышып укыдың,
Матур җырлар җырладың,
Физзарядка ясадың,
Яңа дуслар очраттың!
Җырның кушымтасында, туктап, сау бул, дип, һәр балага кул болгыйбыз.
И туган тел диярсең,
И матур тел диярсең,
Татар булып үсәрсең.
Әти-әни шатлансын,
Сау бул, сау бул, нәнием!
Укытучы әйткәнне,
Экранда күрсәткәнне
Бик тырышып тыңладың,
Рәсемнәр дә ясадың,
Күпме шигырь ятладың!
Җырның сүзләре баланы ярату, аңа соклану, аның зур эш башкаруы турында...
И туган тел диярсең,
И матур тел диярсең,
Татар булып үсәрсең.
Әти-әни шатлансын,
Саубул, саубул, нәнием!
Һәм иң мөһиме: туган телле булуы...