Пятница, 23 Декабрь 2011 00:00

Җырлар сүзләре

Сәлам, дустым!

Куллар-куллар тотыштык,

Дуслар-дуслар дуслаштык.

Без биредә очраштык,

Дус булырга уйлаштык.

Кушымта:

Сәлам, дустым, сиңа да!

Сәлам, дустым, сиңа да!

Әйдә, бергә берләшеп,

Әйлән-бәйлән уйнарга.

Әйлән-бәйлән әйләнсен,

Дуслык безне бәйләсен.

Яхшылык һәм матурлык

Безнең белән әйләнсен.

 

Крокодил

Ямь-яшел бер крокодил

Су буенда йөргән, ди. (2 тапкыр)

Чәбәк-чәбәк чәп иткән

Тыпыр-тыпыр тып иткән

Йөри-йөри ул арган

Һәм суга чумган! Бух!

 

Үрмәкүч

Үрә-үрә үрмәли

Ятмә тозак үрәм, ди.

Бөҗәкләрне ятмәгә

Хәзер эләктерәм, ди.

Яңгыр ява башлады,

Үрмәкүч җиргә төште.

Агачка менеп киткәч,

Җем итеп балкый кояш.

 

Синең өең кайда?

Синең өең кайда? Исемең ничек?

Мин баш бармак, өем монда.

Синең өең кайда? Исемең ничек?

Мин имән бармак, өем монда.

Синең өең кайда? Исемең ничек?

Мин урта бармак, өем монда.

Синең өең кайда? Исемең ничек?

Мин былбылбикә, өем монда.

Синең өең кайда? Исемең ничек?

Мин кечтеки бармак, өем монда.

 

Бал кортлары

Урманда кечтеки өй бар,

Хуҗалары кем соң икән?

Хәзер мин барырмын

Өйләрен дә карармын

Тик бал-бал-бал-бал кортлары

Миңа шулчак җырлады

Быз-быз-быз

Килмә безгә, чагабыз!

 

Туп

Кара, балам, туп

Сикерә, көлә.

Аның синең белән

Уйныйсы килә.

Кушымта :

Ул очты, ул очты

Синең башыңа кунды ( 2 тап.)

Кара, балам, туп

Сикерә, көлә.

Аның синең белән

Уйныйсы килә.

Кушымта:

Ул очты, ул очты

hәм борыныңа кунды ( 2 тап.)

Кара, балам, туп

Сикерә, көлә.

Аның синең белән

Уйныйсы килә.

Кушымта:

Ул очты, ул очты

hәм корсагыңа кунды ( 2 тап.)

Кара, балам, туп

Сикерә, көлә.

Аның синең белән

Уйныйсы килә.

Кушымта:

Ул очты, ул очты,

аякларыңа кунды ( 2 тап.)

Уйнады, уйнады,

Аннары “Шап!” шартлады.

 

Чебиләр

Дәү әнием кушты миңа

Чебиләрне сакларга.

1, 2, 3, 4, 5, 6 чеби, чебиләр чыга.

Чик-чик-чик чияк

Безгә, безгә җим кирәк.

Берсе юаш, берсе батыр, өченчесе бөтерчек

Теге җитез, бусы зирәк,

Алтынчысы әтәч күк.

Карга мазар алмасын, дип

Алмасын дип, тилгәннәр

Әнә йомшак-йомшакларым

Тагын миңа, килгәннәр.

 

10 эт

1 эт, 2 эт, 3 эт, 4 эт, 5 эт, 6 эт, 7 эт, 8 эт, 9 эт, 10 эт чыкты

10 эт, 9 эт, 8эт, 7 эт, 6 эт, 5 эт, 4 эт, 3 эт, 2 эт, 1 эт чыкты

Бер эт тә юк урамда.

 

Сабыйлар

Урамга чыкты безнең сабыйлар (2 тапкыр)

Аларның берсе йокыга китте

Ул менә шундый бәләкәй әле

 

Дусларым

Мин дусларымны яратам

Җәнлекләремне ашатам

Песи “ Мяу”, ди.

Мин дусларымны яратам

Җәнлекләремне ашатам

Этем “ау-ау”, песи “мяу” ди.

Мин дусларымны яратам

Җәнлекләремне ашатам

Сыер “му - му”, этем “ау-ау”, песи “мяу” ди.

Мин дусларымны яратам

Җәнлекләремне ашатам

Кәҗә “мә - мә”, сыер “му - му”, этем “ау-ау”, песи “мяу” ди.

Мин дусларымны яратам

Җәнлекләремне ашатам

Әтәч “кикрикүк”, кәҗә “мә - мә”,сыер “му - му”, этем

“ау-ау”, песи “мяу” ди.

 

Кит, чебен

Кит, чебен, очып кит (3 тапкыр)

Тимә миңа, йоклыйм бит.

Кушымта:

Очам, очам, очам

Очам иртән, кичен.

Оча – оча – оча,

Бетә бөтен көчем!

 

Жираф

Жирафның бөтен җирендә таплары, таплары (2 тапкыр)

Маңгайда, колакта, борында, муенда, терсәкләрдә һәм корсакта, бармак очларында.

Филләрнең бөтен җирендә сырлары, сырлары (2 тапкыр)

Маңгайда, колакта, борында, муенда, терсәкләрдә һәм корсакта, бармак очларында.

Песинең бөтен җирендә йоннары, йоннары (2 тапкыр)

Маңгайда, колакта, борында, муенда, терсәкләрдә һәм корсакта, бармак очларында.

Зебраның бөтен җирендә сызыклар, сызыклар (2 тапкыр)

Маңгайда, колакта, борында, муенда, терсәкләрдә һәм корсакта, бармак очларында.

 

Краб

Җил исә, исә, исә

Агачларны селкетә

Диңгез яры буенда

Кыслалар утыра

Күктә акчарлак оча

Балыкны чумып йота

Тирән елга төбендә

Крокодил йоклап ята

Биек пальма төбендә

Кәлтәләр шуыша

 

Тычкан

Тычкан үрмәли өскә

Вакытны дип, белергә

Кинәт сәгать суга бом

Тычкан тәгәрәп китә.

Тычкан үрмәли өскә

Вакытны дип, белергә

Кинәт сәгать суга бом-бом

Тычкан тәгәрәп китә.

Тычкан үрмәли өскә

Вакытны дип, белергә

Кинәт сәгать суга бом-бом-бом

Тычкан тәгәрәп китә.

 

Тыңла әле, балам

Дең-дең-дең-дең кыңгырау (3 тапкыр)

Дең, тыңла әле балам.

Бам-бам-бам барабан (3 тапкыр)

Бам, тыңла әле балам.

Чәп-чәп чәбәк кул чабабыз (5 тапкыр)

 

Урманда бер өй күрдек

Урманда бер өй күрдек

Тәрәзәдә ут күрдек

Ишеккә таба килдек

Шакыдык тук-тук, итеп

Кемдер ачып карады

- Һау, диде, кире япты

Ныграк шакыдык ишек, тук–тук–тук, итеп

Кемдер ачып карады

- Бәә, диде, кире япты

Ныграк шакыдык ишекне, тук–тук–тук, итеп

Кемдер ачып карады

- Муу, диде, кире япты

- Ныграк шакыдык ишек, тук–тук–тук, итеп

- Кемдер ачып карады

- Мяу, диде, кире япты

Безнең йокыбыз килде,

Шакыма, җитәр инде

 

Кар бөртеге

Салкын, саф һава

Йомшак кар ява

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна

Үзләре матур

Һәм салкын була.

Кушымта:

Кар бөртегем, йолдызым,

Кун әле кулга.

Кар бөртегем, йолдызым,

Ял ит син шунда.

 

Сау бул, нәнием

Бәләкәчем, сабыем,

Бик тырышып укыдың,

Матур җырлар җырладың,

Физзарядка ясадың,

Яңа дуслар очраттың!

Кушымта:

И туган тел диярсең,

И матур тел диярсең,

Татар булып үсәрсең.

Әти-әни шатлансын,

Сау бул, сау бул, нәнием!

Укытучы әйткәнне,

Экранда күрсәткәнне

Бик тырышып тыңладың,

Рәсемнәр дә ясадың,

Күпме шигырь ятладың!

Кушымта:

И туган тел диярсең,

И матур тел диярсең,

Татар булып үсәрсең.

Әти-әни шатлансын,

Сау бул, сау бул, нәнием!