Үзәк турында

 

 

«Сабыйлар»... Ачышлар дөньясына сәяхәт!!!

Хөрмәтле кунаклар! Кадерле дуслар! “Сабыйлар” балалар үзәге сайтына рәхим итегез! 6 айдан 7 яшькә кадәр булган балаларны әниләре белән татар телендә уздырыла торган дәресләргә чакырып калабыз.

Үзәкнең төп максаты - әти-әниләргә сабыйларын үстерүдә, белем бирүдә ярдәм күрсәтү.

  • Сабыйларны яратучы укытучы апалар,
  • киң һәм якты уку бүлмәләре,
  • заманча укыту чаралары,
  • сыйфатлы җиһазлар,
  • өйдәгечә җылы мохит - болар барысы да баланың эчке дөньясын ачуга, баетуга зур өлеш кертә. Аның яңа сәләтләрен үстерүгә, үз-үзен тотышына, мөстәкыйльлеген арттыруга уңай тәэсир ясый.

Безнең өчен балаларның актив, аралашуга әзер, кызыксынучан, киң күңелле булулары бик мөһим. Үзәктә барлык дәресләр уен формасында төзелә. Алар баланың интеллектуаль, сөйләм теленең үсешен тәэмин итүгә, белем дәрәҗәсенең киңәюенә, сүзлек байлыгының артуына, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Бу дәресләр дөньякүләм танылган методикаларның элементларын кулланып төзелгән (М.Монтессори, Э.Глушкова, Н.Зайцев, М.Лазарев, М.Ибука, Никитиннар, Железновлар һәм башкалар). Укытучыларның төп бурычы – баланы яратып, аңа хөрмәт белән карау. Үзәктә эшләүче укытучылар югары белемле, шулай ук үз укыту юнәлеше буенча профессиональ әзерлекләре бар.

Билгеле булганча, баланы тәрбияләүдә, укытуда, укытучыдан тыш, әти-әниләр дә зур өлеш кертергә тиеш. 3 яшькә кадәр сабый әнисе (әти, әби, бабай, няня) белән шөгыльләнә, чөнки ул тирә-юньне үзенә якын кеше белән ачарга тели. 3 яшьтән соң дәресләргә үзе генә керә башлый. Дәрес вакытында видеокүзәтү аша баланың нәрсә белән шөгыльләнгәнен күзәтергә, китапханәдәге китаплар белән танышырга, чәй эчеп, кызыксындырган сорауларга җавапны үзәктәге белгечләрдән алырга мөмкин.

Сезне “Сабыйлар” балалар үзәгендә кунакка көтеп калабыз!


«Сабыйлар»… Полетели в мир открытий!!!

Уважаемые гости! Добро пожаловать на сайт детского центра "Сабыйлар"!

Приглашаем Вас и Ваших детей от 6 месяцев до 7 лет на занятия на татарском языке!

Здесь вашего малыша ждет увлекательный мир занятий, интересных открытий, игр и сказок, новых встреч с друзьями, наполненный удивлением, любовью, радостью!

Наш детский центр создан для того, чтобы помочь родителям дать детям возможность для гармоничного развития ребенка.

  • Педагоги, любящие детей,
  • просторные образовательные классы,
  • современное техническое оснащение (интерактивная доска),
  • благоприятная развивающая среда,
  • качественное оборудование,
  • уютная атмосфера;

Все это создает условия для раскрытия способностей вашего ребенка, его самостоятельности, уверенности в себе! Для нас важно, чтобы дети были жизнерадостными, любознательными, открытыми, активными, испытывали желание познавать неизведанное, интересное, новое, свободно общались со сверстниками и взрослыми, принимали себя такими, какие они есть!

Все занятия в детском центре строятся в игровой форме, они эмоционально насыщенны и разнообразны по своему содержанию. Используются авторские уроки, вобравшие в себя элементы методик М.Монтессори, Э.Глушковой, Н.Зайцева, М.Лазарева, М.Ибука, Никитиных, Железновых и др. Задача наших специалистов – с уважением и любовью относится к ребенку! У сотрудников есть высшее педагогическое образование, а также соответствующая профессиональная подготовка по своему направлению.

Стоит отметить, что важную роль играют не только педагоги, но и родители. До трех лет занятия с малышами проходят вместе с мамой (папой, бабушкой, дедушкой, няней), потому что ребенок познает мир через близкого ему человека. После трех лет на занятиях детишки занимаются уже самостоятельно. А в это время вы, ожидая ребенка в холле, можете наблюдать за происходящим на занятиях по видеонаблюдению, познакомиться с мини-библиотекой нашего центра (по психологии, по воспитанию и оздоровлению детей, детской литературой), попить чай, обсудить интересующие вас вопросы со специалистами центра.

Добро пожаловать в гости в детский центр «Сабыйлар»! До встречи!